Без Сине шундый сагындык...

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Минем җырым — Сагыш,

Моң һәм  Сөю — 

Яшел Яшьлек — Яшәү турында! (Фирая Зыятдинованың тууына 65 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә) Максат. Якташ шагыйрәбез Фирая Зыятдинованың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү; шигырьләрен укуга кызыксыну уяту; аның әсәрләре аша укучылар күңелендә горурлык хисе, уңай сыйфатлар тәрбияләү. Җиһазлау. Фирая Зыятдинованың портреты, китап күргәзмәсе, әсәрләренә карата укучылар ясаган рәсемнәр, матбугат материаллары, аның шигырьләренә язылган җыр язмалары. 1 нче алып баручы: Таңнар саен хәерле көн телим, Аяз күкләр телим Җиремә. Кояшлы көн телим бар кешегә, Һәм иминлек телим илемә. 2 нче алып баручы: Хәерле көн телим һәр бөҗәккә, Хәерле көн телим гөлләргә. Сөйкемлелек телим яшь кызларга, Һәм сабырлык телим ирләргә. 1 нче алып баручы: Юлчыларга хәерле юл телим, Чәчәкләргә карап елмаям. Һәрбер кеше якын кардәш сыман, Үз балам күк тоела һәр бала... 2 нче алып баручы: Таңнар саен хәерле көн телим, Аяз күкләр телим Җиремә. Кояшлы көн телим бар кешегә, Һәм иминлек телим илемә! “Хәерле көн телим...”

1 нче алып баручы: – Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Без бүген бирегә якташыбыз шагыйрә Фирая Зыятдинованы искә алу кичәсенә җыелдык. Әгәр исән булса, быел аңа 65 яшь тулган булыр иде.

2 нче алып баручы: Сайлап алып дигәндәй, табигатьнең иң гүзәл почмагына кереп сыенган, кечкенә генә булса да, балаларын зур кешеләр итеп, канат куеп очырган челтер чишмәле Мамыш авылы бар безнең төбәктә. Ул әнә шул авылның моңлы сандугачы ул. «Мин туганмын сугыш беткән елны...» — ди ул шигырь¬ләренең берсендә. Булачак шагыйрә мәктәптә укыганда ук иҗат белән шөгыльләнә, вакытлы матбугатта беренче шигырьләрен башлангыч сыйныфларга йөргәндә бастыра.

Фирая апаның авылдашы 8 нче сыйныф укучысы Халикова Ләйлә башкаруында шагыйрәнең туган авылына багышланшган шигыре “Авылым”: Авылымның таулары бар, Тау астында талы бар. Челтерәп аккан чишмәләре, Сызылып аткан таңы бар.

Бөдрә башлы каеннары, Зифа нарат, чыршылар... Аяк баскан эзләреңдә Чишмә түгел, җыр чыга.

Ак көннәре, хәтфә төне, Кояшы бар, ае бар. Чәчкә тулы тугайлары Һәм җырчы тургае бар.

Күге биек, җиле назлы, Яш кызлары сөйкемле... Җирдә берәр авыл бармы Минем авылым шикелле?

Бер моңаям, бер елмаям, Уйга калам тагын да: Бәп-бәләкәй авылыма Ничек сыйган бары да?

                * * * 

8 нче сыйныф укучысы Каюмова Ләйсән башкаруында “Туган як сәламе” шигыре укыла:

– Сез каян болай, әй, назлы җилләр? – Туган якларың – гөлләр иленнән! Сәламнәр алып килдек без сиңа Җаныңнан газиз күргән җиреңнән –

Туган якларың – гөлләр иленнән!

Кайчандыр ятып суларын эчкән Борыла-сырыла аккан инештән; Төнбоеклардан, зифа камыштан, Кырларга сыймый үскән арыштан, Кырларга сыймый үскән арыштан.

Чишмәләр кайнап чыккан урыннан, Җиләкләр пешкән яшел болыннан; Сызылып аткан алсу таңнардан, Сылу каеннар, бөдрә таллардан, Сызылып аткан алсу таңнардан. 8 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Гөлия башкаруында “Татлы сагышым минем” шигыре укыла:

Кайчандыр кара урманнар, Тирән елгалар иле Булгансың син, и Мамышым, – Туган авылым минем.

Кара урманнар чигенгән, Тирән елгалар кипкән. Хәтфә таулар, инеш иле Булып яшисең күптән.

Мин дә – синең бер инешең – Югалдым борылмада. Нәрсә аерып алды мине Җиләкле болыннардан?

Канатларым булмаса да, Мин кошлардан киммени?! Сагынуга түзәр хәл юк – Яшь ул тиккә түгелми...

И Мамышым, куанычым, Таталы сагышым минем. Каеннарга сарылып калган Йөрәк тавышым минем!.. 1 нче алып баручы: Күкләр бездә бигрәк зәңгәр, Таңнар бездә алсурак. Бездә тынлык – үзгә тынлык, Ә чишмәләр ярсурак. 2 нче алып баручы: Бәбкә үлән нинди йомшак, Чәчкәләр нинди исле! Гөлләре дә моңлы итеп Бер көйгә җырлый төсле. 1 нче алып баручы: Каеннар ап-ак күлмәктән, Таллары нечкә билле... Сагынам туган якларымны, Сагынам, түзәм инде... “Сагынам, түзәм инде...”:

7 нче сыйныф укучысы Йосыпова Гөлназ башкаруында “Туган җирдә җаным тыныч” шигыре укыла:

Туган якта битләремнән Назлап ефәк җилләр исә. Кошлар минем өчен сайрый, Гөлләр минем өчен үсә.

Туган якның һавасы да Тәнгә сихәт, җанга дәва. Монда минем җаным тыныч – Борчуымны җилләр ала.

Таллар – сердәш, чишмә – көйдәш, Каеннарым – сеңелләрем. Онытырлыкмы бер керфеге Монда үскән сөмбелләрнең?

Монда үскән ал гөлләрнең Керфегеннән баллар тама. Монда минем җаным тыныч – Борчуымны җилләр ала.

8 нче сыйныф укучылары башкаруында Луиза Батыр-Болгари көенә “Әтнәм – туган яккаем” җыры: Хәтфә таулар, яшел үзәннәрем,

Җир җиләге пешкән болыннар... 

Туган якта мине былбыл иткән Үзем генә белгән җырым бар. Кушымта: Әй, Ашытым, мин бит гашыйкмын

Бормаланып аккан суыңа. 

Әтнәм минем — сөеп туймас илем, Дәртле моңнар өстә җырыма. Ничек онытыйм, еракларга китеп, Кояшка тиң Әтнә халкын мин? Түзә алмам сагыну сагышына,

Кошлар булып очып кайтырмын.

Кушымта. Иркәләнеп назлы җилләреңдә, Буй үстергән моңлы балаң мин. Ташлый алмыйм яшел ярларыңны,

Гомерлеккә синдә калам мин.

Кушымта.

1 нче алып баручы: 1963 елда кичке урта мәктәпне тәмам¬лаганнан соң ул Казан университе¬тының тарих-филология факультетына укырга керә. 1969 елдан башлап утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли, тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Шигырьләре баштарак «Беренче карлы¬гачлар» (1968), «Кызлар җыры» (1984) кебек күмәк җыентыкларда урын алса, 1986 елда «Матур буласым килә» дигән мөстәкыйль шигырь җыентыгы дөнья күрә. 2 нче алып баручы: «Фираяның шигырьләре исә кайнар хисле, якты моңлы. Ул беркайчан да ялган хис, төче тойгылар белән мавык¬мый, ә реаль кичерешләргә нигезләнә. Чөнки ул аларны үзенең йөрәге аша үткәреп, шәхси тәҗрибәсе, шәхси язмышы, үз буынының шәхси биографиясеннән чыгып бәян итә, укучысы белән үзе һәм үз буыны исеменнән, ягъни халык исеменнән сөйләшә»,— ди шагыйрәнең бе¬ренче җыентыгы турында Әзһәр Габиди. 1 нче алып баручы: «Язгы ярсу» (1988), «Ташкын» (1992), «Мин кояшка елмаям» (2000) кебек лирик шигырь китапларында да шагыйрә үз иҗа¬тының төп хасиятләрен тагын да үстергән: шигырьләрнең формасы тагын да камилләшкән, эчтәлекләре баеган, моң тирәнәйгән. Әмма якташ шагыйрәбезнең моң катламнары бик тә калын һәм бай шул! “Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтик: күп композиторларның Фирая Зыятдинова иҗатына мөрәҗәгать итүе үзе үк бу поэзиянең хискә, моңга бай булуы турында сөйли»,— ди танылган тән¬кыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы да шагыйрәнең «Мин кояшка елмаям» җыентыгы чыгу уңаеннан язылган мәкаләсендә. 2 нче алып баручы: Минем җырым — язгы ләйсәннәрдә, Минем җырым — Кояш нурында. Минем җырым бере булып тула Кушкаенның җылы куенында. 1 нче алып баручы: Минем җырым — яшел үзәннәрдә, Минем җырым — тугай-болында. Минем җырым борыла-сырыла аккан Инешемнең көмеш чынында. 2 нче алып баручы: Минем җырым — кошлар сайравында, Минем җырым — бөдрә талларда.

Минем җырым эзләп табар мине,
Китсәм дә мин әллә кайларга...

1 нче алып баручы: Минем җырым — дөрли йөрәгемдә,

Күңелемнең чыңлый түрендә.
Минем  җырым — Сагыш,   Моң һәм  Сөю — 

Яшел Яшьлек — Яшәү турында!

Луиза Батыр-Болгари көенә “Мин сине шундый сагындым” җырын башкара китапханәчебез Гөлсинә Әхмәдуллина..

1 нче алып баручы: Аның иҗатына яшәү мәгънәсе, киләчәк тормышыбыз хакында уйлану хас. Аның шигырьләре туган җиргә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт белән сугарылган, ана бәхетенә дан җырлый. Дистәгә якын китапка сыйган язмыш: “Матур буласым килә” (1986), “Язгы ярсу” (1988), “Ташкын” (1991), “Мин кояшка елмаям!” (2000), “Утның яшисе килә” (2005). Мәктәп китапханәсендә аның изге теләкләре язылган, имзасы сырланган китапларны кадерләп саклыйбыз. 2 нче алып баручы: Фирая Зыятдинова иҗаты төрле буын кешеләрен үзе¬нә җәлеп итә. Аның лирикасы өлкәннәр өчен дә, яшьләр һәм үсмерләр өчен дә бердәй кызыклы. Шагыйрәне ба¬лалар язучысы, өлкәннәр шагыйрәсе дип бүлеп карап булмый да кебек. Балалар дөньясын да нәкъ аларның үзләренчә күргән ул. Шагыйрә нәни дусла¬рыбызга — кече яшьтәге мәктәп балаларына атап махсус әсәрләр дә иҗат итә һәм кайберләре аерым җыентыклар итеп тә чыгарылды. «Айнур» (1995) һәм «Бака туе» (2003) китапларында әдибәнең балалар теле белән сөйлән¬гән, кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларга корылган шигырьләре тупланган. (Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрәнең балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйлиләр) 1 нче алып баручы: Ни мәңгелек икән җир йөзендә? – Бар да бетә, бар да югала... Кеше килә, яши. Китеп бара, Ни кала соң аннан, ни кала? 2 нче алып баручы: Йолдыз кебек атылып үтә гомер. Җир йөзендә түгелеп моң кала. Әйткән сүзләр, кылган эшләр кала, Яхшы, яман дигән ат кала. 1 нче алып баручы: Тормыш күкләрендә эз калдырып, Йолдыз кебек атылып бер үткәч, Нәрсә калыр бездән кешеләргә, Ни диярләр икән без киткәч?! “Ни диярләр икән?”

7 нче сыйныф укучы Гыйниятуллина Гөлинә башкаруында “Иң зур бәхет”

 шигыре укыла:

Җаның-тәнең биреп эшләр эшең булса, Эштән сине сагынып көтәр кешең булса. Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда.

Сары сагыш йөзләреңне киптермәсә, Бала-чагаң сиңа хәсрәт китермәсә, Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда.

Баш очыңда балкып торган күгең булса, Алда сине көтеп торган үрең булса, Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда.

Башта түбәң, өйдә җылы түрең булса, Һәрчакта да, һәркайда да үзең булсаң, Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда. Рөстәм Вәлиев көенә “Бәхет өчен” җырын башкара 10 нчы сыйныф укучысы Динә Гыйниятуллина. 1 нче алып баручы: Айкала да күңелем чайкала, Дулкыннары төсле Иделнең. Гөлләр иртән суга сусагандай, Җыр сагына минем күңелем. 2 нче алып баручы: Бала чактан җырга гашыйк идем, Җырлыйм дисәң, җырлар күп алар... Кеше җырлый, Җир, Кояшны мактап, Яшәү әйбәт, диеп дөньяда... 1 нче алып баручы: Белеп йөрим яшәү матурлыгын, Беләм дөньяларның киңлеген. Шуңа күрә тынгы таба алмый, Үз җырларын эзли күңелем... “Күңелем җыр сагына...”

Луиза Батыр-Болгари көенә “Чайкалырмын, түгелермен...” җырын башкара 9 нчы сыйныф укучысы Ралия Шәрәфиева. 1 нче алып баручы: Таулар да юк бездә, урманнар да, Инеше дә “чыпчык тезеннән”. Шул инешне буып, диңгез итеп, Колач салып күпме йөзелгән! 2 нче алып баручы: Җир җиләге пешкән калкулыклар Биек таулар булып күренгән. Җәен-кышын шушы таучыкларның Түбәсенә ничә менелгән! 1 нче алып баручы: Ул таулардан дөня киңрәк булып, Иркенрәк булып күренгән... Әй инешем, таучыкларым минем, Сез һаман да минем күңелдә. 2 нче алып баручы: Киң Иделгә мине чыгардыгыз, Хыялыма канат куйдыгыз. Арыганда – арка таянычым, Ак күңелле юлдаш булдыгыз. 1 нче алып баручы: Олы юлны сездән башладым мин, Чыгармадым сезне уемнан. Ахырында юлның кайтырмын да Егылырмын сезнең куенга...

8 нче сыйныф укучысы Зарипова Гөлфия “Сагынырсың әле...” шигырен сөйли: Яшел җирне ал гөлләргә төреп Язлар килер ярсып һәм дулап... Шул чакларда Сагынырсың әле, Сагынырсың әле, мин булмам.

Ә җәйләрен гөлләр керфегендә Энҗе яшьләр булып чык уйнар. Шул чакларда Сагынырсың әле, Сагынырсың әле, мин булмам.

Кызарыплар кояш чыккан чакта Күтәрелер күктә ак томан... Шул чакларда Сагынырсың әле, Сагынырсың әле, мин булмам.

Көзләр арты кышлар да көттермәс, Бөтерелеп уйнар ак буран... Шул чакларда Сагынырсың әле, Сагынырсың әле, мин булмам. 1 нче алып баручы:

2006 нчы елның 1 нче  мартында Яңа Шашы урта мәктәбенә очрашуга кайткан иде Фирая Зыятдинова. Бу аның туган якларына соңгы сәфәре булган, күрәмсең: шул ук  елның 22 нче апрелендә ул мәңгелеккә күзләрен йома. 

2 нче алып баручы:

Олы юлны сездә башладым мин,

Чыгармадым сезне уемнан.

Ахырында юлның кайтырмын да

Егылырмын сезнең куенга, – дип язса да, Фирая Зыятдинованың җәсаде Биектау зиратына җирләнгән. “Туган ягына – Әтнә районы Мамыш авылына алып кайтмадык. Чөнки аның балачагы, үсмер еллары узган авыл бетеп бара. Кешесез авылның зираты кадерсез була”, – диде шагыйрәнең 42 ел иңгә-иң яшәгән тормыш иптәше галим-язучы, икътисад фәннәре докторы Фарсель әфәнде Зыятдинов. Аның бу сүзләрен 300 еллык тарихы булган Мамыш авылына вакытыннан алда ясин чыгу кебек кабул иттек. Югыйсә Хәкимҗан ага Халиков шушы авылы зиратына җирләнгән дә бит...

1 нче алып баручы:

Кунар таллар эзләп йөрмим,

Китеп әллә кайларга:

Туган якта нечкә билле

Талларым бар сайрарга... – дисә дә язмыш җиле аны туган авылыннан аерып, “киң Иделгә чыгарган”, шагыйрә итеп таныткан. Фирая Зыятдинованың туган ягына багышлап язган шигырьләре шактый. Аларның һәрберсенә сагыну сагышы, якты моң иңгән. 2 нче алып баручы: Тәрәзәмә чиртә язгы яңгыр,

Тамчылары тама күңелгә...

...Хыялымда, яңгыр суын ерып,

Авылыма таба йөгерәм... – ди шагыйрә. Гомер буе туган авылын сагынып яшәгәндер, күрәмсең.

1 нче алып баручы:

Шагыйрьләрнең күңеле нечкә була,

Шагыйрь күңеле – сабый күңеле.

Шагыйрьләрнең гомере кыска була,

Шагыйрь гомере – чәчәк гомере.

2 нче алып баручы:

Шагыйрьләрнең гомере кыска була,

Бер атылган йолдыз гомере.

Шагыйрьләрнең гомере озын була,

Шигырьләре җиңсә үлемне, – дип язган шагыйрә үзенең “Шагыйрь гомере” исемле әсәрендә. Туган авылы, якташлары үзләренең моңлы сандугачын онытмаслар. 1 нче алып баручы:

Үлемсез җырлары исә, халкыбыз күңеленннән җуелмас.Сүзләребез мәрхүмә Фирая ханым рухына изге дога булып ирешсен.

 2 нче алып баручы:

Яратуга шундый сусадым мин,

Тилмереп су көткән гөлләр кебек.

Сула барган күңел гөлләремне

Елмаюың белән терелт, яме, терелт! 1 нче алып баручы:

Сәерсенмә, яме, күзләремдә

Җан өшеткеч салкын бозлар күреп.

Коткар мине, зинһар, ул бозларны

Җылы сулышың белән эрет, яме, эрет!

2 нче алып баручы:

Яратуга шундый мохтаҗмын мин,

Бөтенләй үк сүнмәгән ич өмет:

Яшәүләрдән әле туймадым мин,

Коткар мине, зинһар, терелт, яме, терелт!

 “Коткар мине!”

Луиза Батыр-Болгари көенә “Китмим әле яшьлегемнән” җырын башкара китапханәчебез Гөлсинә Әхмәдуллина:[үзгәртү]

Бер-бер артлы еллар уза,

Көмеш встәп чәчләремә;

Ә шулай да мин ышанам

Яшен булып яшьнәремә.

Без бит җиргә якты, җылы,

Ямь өстәргә яратылган.

Китмим әле яшьлегемнән —

Яз гөлләре арасыннан.

Язгы бөре булып тула

Ак өметләр алтын көздә.

Хыял канатлары исән —

Йөрәк һаман унсигездә.

Без бит җиргә якты, җылы,

Ямь өстәргә яратылган.

Китмим әле яшьлегемнән —

Яз гөлләре арасыннан.

Якты кояш, ал гөлләргә

Килә һаман сөенәсе.

Елый-көлә, яна-көя

Яратасы, сөеләсе.

Без бит җиргә якты, җылы,

Ямь өстәргә яратылган.

Китмим әле яшьлегемнән —

Яз гөлләре арасыннан.

Фирая Зыятдинованың шигырьләре һәм аның әсәрләренә язылган җырлар файдаланылды.

Корбанова Гөлнара Фәргать кызы,

Әтнә районы Яңа Шашы урта мәктәбе.