Балта остасы һәм чөй

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Балта остасы һәм чөй

(Рус халык әкияте, Марсилә Мөхәммәдиева тәрҗемәсе)


Борын-борын заманда бер хуҗаның балта остасы булган, ди. Ул Иван исемле булган. Бервакыт аның янына хуҗа килгән дә болай ди икән: — Иван, син бөтенләй начар эшлисең.

— Ничек инде начар эшлим? — дип аптырашка калган ди Иван.

— Менә күрәсеңме, нинди зур ярыклар калдырасың? — ди икән хуҗа.

— Ә-әй, хуҗа! Менә чөй килү белән барысын да каплап куяр.

Ә хуҗага кызык.

— Нинди чөй? Кайчан килә соң ул?

Ә Иван болай ди икән:

— Хуҗам, ул сез барында килмәс инде.

— Ә менә минем ул чөйне күрәсем килә бит, — ди икән хуҗа.

— Ул очракта сез утырып торыгыз, бәлки, килер, — ди Иван.

Хуҗа көтә икән, көтә икән, ә чөй һаман юк та юк ди. Хуҗа өйгә кайтып киткән. Ә Иван шул арада ярыкларны каплап та куйган. Менә берзаман хуҗа да килеп җиткән:

— Нәрсә, чөй килдеме? — ди икән.

— Сез китүгә, чөй килеп тә җитте. Менә күрәсезме, бөтен ярыкларны да каплап куйды.

Нигә генә кайтып киттем икән, дип үкенгән ди хуҗа. Менә шунда Иван әйткән инде:

— Хуҗам, чөй — балта остасының дусты. Балта остасы мүк тутыра, ә чөй кагып кертә.

Шулай итеп, хуҗа берни дә белми калган, ә балта остасы әле дә булса үзенчә эшләп ята, ди.