Ахмак бүре

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Ахмак бүре

(татар халык әкияте)


Берзаман бүре бик ачыккан. Ни туры килсә, шуны ашармын дип, азык эзләргә киткән. Бара торгач, аңа бер кәҗә тәкәсе очраган. Бүре кәҗә тәкәсенә: «Кәҗә, мин сине ашыйм»,— дигән. Кәҗә тәкәсе аңа: «Ашасаң ашарсың инде. Ярый, алайса, менә син бу тау итәгендә авызыңны ачып тор. Мин тау башыннан сикереп төшәрмен дә авызыңа кереп китәрмен»,— дигән. Бүре риза булган. Кәҗә тәкәсе тау башыннан сикереп төшкән дә бүрене сөзеп еккан. Бүренең һушы киткән.

Берзаман, аңына килеп, тирә-якка караса, кәҗә тәкәсе әллә кайчан китеп барган. Бүре бик үкенгән, ләкин соң булган.