Ак песи

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Ак песи

(Резеда Вәлиева әкияте)


Идел-елга буенда, ямьле яр тугаенда зәңгәр тәрәзәле, зәңгәр болдырлы, зәңгәр капкалы бик матур бер йорт утырган. Шушы йортта бик тә матур, кеп-кечкенә ике песи баласы торган. Аларның берсе ап-ак мамыктай күперенке тунлы, үзе күк күзле, үзе бик тә үзсүзле булган. Икенчесе аклы-сорылы, күзе дә соры, әмма үзе бик тә акыллы, тыйнак һәм сүз тыңлаучан икән.

Шушы ике песи баласыннан кала, бу матур йортта тагын ап-ак чәчле, йомшак сүзле, ягымлы йөзле бер әби дә яшәгән. Янында бик җитез, бик шаян бер оныгы да бар икән.

Бу кызчык үзе дә тузгып торган сап-сары чәченә күбәләк кебек итеп зәңгәр тасма тагып йөри, ак песинең муенына да зәңгәр тасма бәйләп куя икән. Барыннан да бигрәк, кызчык ак песине ярата, аны кочаклап кына йоклата, үзе ашаганны гына ашата, кәгазь күбәләкләр ясап уйната икән. Ә соры песи баласына нишләптер алай бик исе китми икән. Аның каравы, әби үзе соры песине артыграк күрә, аны һаман: «Акыллым»,— дип кенә йөртә икән.

Шуңа да бу ике песи икесе дә, тормышларыннан бик канәгать булып, тыныч кына, рәхәт кенә яшәп яталар, тәмле-татлы ризыклар ашыйлар, йомшак урыннарда гына йоклыйлар, матур яшел бакчада йөреп-уйнап кайталар икән.

Бервакытны бу песиләр икесе бергә зәңгәр болдырның зәңгәр баскычында зәңгәр чынаяктан сөт эчеп торганда, баскыч төбендә кечкенә генә кап-кара бер көчекне күреп алганнар. Бу көчек бик тә нәүмизләнеп, боегып кына песи балаларының сөтләренә карап тора, ә үзе, сөт эчәсе килүен белгертергә теләгәндәй, еш-еш койрыгын болгый икән.

Ак песи баласы, көчекне күрүгә, ап-ак сыртын кабартып җибәргән, тешләрен ыржайткан да, күк күзләрендә зәңгәр очкыннар уйнатып:

— Кит моннан!—дип ысылдаган. Соры песи аптырап ак песигә караган.

— Бу нишләвең, Аппагым? Күрмисеңмени, безнең кунагыбызның да сөт эчәсе килгән бит!—дигән ул, иреннәрен ялап торган кара көчеккә күрсәтеп.

— Килсә соң! Анда минем ни эшем бар! Безнең зәңгәр баскычтан хәзер үк китсен! Югыйсә менә шушы тырнакларым белән күзләрен тырнап бетерәм мин аның!—дигән ак песи һәм, кечкенә генә йомшак тәпиен күтәреп, үзенең бик тә очлы, бик тә үткен тырнакларын күрсәткән.

— Алай ярамый, сеңелем! Бәлки, аның сыеныр урыны юктыр, хәлен белергә, ярдәм итәргә кирәк үзенә!—дигән соры песи.

— Сыеныр урыны, имеш! Шул гына җитмәгән иде! Сыеныр урынсыз көчек була димени! Минем андыйларны күргәнем дә юк, күрәсем дә килми! — дигән ак песи бик эре генә.

Соры песи туганының бу сүзләре өчен бик тә оялган һәм зәңгәр баскычтан сикереп төшкән дә кара көчекне, әйдәп, үзе белән сөтле чынаяк янына алып килгән.

— Курыкма син аннан, курыкма, эч сөтне, эч! Үсмәгән әле ул, дуслыкның да, ачлыкның да нәрсә икәнен белми,— дигән соры песи һәм, тынычландырырга тырышып, кара көчекнең борын очын ялап алган. Шуннан кара көчек курка-курка гына булса да сөтне эчә башлаган.