Айша җаным

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Валит Ильясов

Сез бу авторның фотосүрәтен йөкләп проектка ярдәм итә аласыз
Тулы исеме Ильясов Валит Искәндәр улы
Һөнәре язучы, шагыйрь

Авыл урамыннан төш алдыннан, тимер тәгәрмәчләре белән учында шыгырдап, ике тәгәрмәчле кул арбасы килә.

Арбаны тәртәсеннән баш ашалый җилкәсенә аркан кисәгеннән ясаган элмәк белән эләктергән килеш, яшкенә хатын кеше тартып бара.

Җәекбайдан искән эссе җил, юлга арткырый исеп, тузанда тәгәрмәчләрдән калган эзне тигезләргә тырыша—тырыша кечкенә генә үрмә күтәрә, тик ул үрмә беркемгәдә комачауламый, урамда бер кешедә күренми, бары яңгыз арба гына тәгәрмәчләре белән юлда эзен калдырып бара, аның үткәнен халык күрми кала, чөнки урамда беркемдә юк.

Ә авыл өйләренең тәрәзәләре барысы йорт эченә ясаган, һәр бер йорт саман зәмәт белән урап алган, өйләр барыда саманнан, түбәләредә салам белән япкан һәм кызыл бәлчек белән сылаган, түбәдә чынында саман, өйләр үзләредә читтән баксаң һәр бересе айрым—айрым саман керпечен хәтерләтә.

Өйләрнең мондый төзелеше, төзергә агач юклыгы белән генә аңгартып булмый, авыл вахытында Россия империясенең чигенә төзелә һәм үзен үзе дошманнардан якларга тиеш була.

Шоның өчен дошман авылга керә калсада, тизгенә йорткада, өйгәдә керәлмәгән, кечкенә генә көч белән булсада, дошманга каршы торырга мөмкинлек булган.

Саманнан өйләр, зәмәтләр һәм башка йорт королмалары салуны, Россия империясендә беренчеләрдән булып ,18 гасырның икенче чирегендә Алтата авылы татарлары башлап җибәрә.

Аларга кадәр Россиядә саман керпечен сугып, керпечтән өйләр салмаганнар, саман ясау технологиясен кулланмаганнар.

Алтаталар Казан губернясының, Пенза өязеннән, бөгенге Саратов төбәгенең көняк—көнчыгыш җиренә килеп урнашкач, төзү материалы итеп саман кулланалар.

Тирә юндә күчмә халыккына булганга, алар өйләр салмаган, аларның авылларыда булмаган.

Алтаталарның саман белән эшли белүләре сер булып торса, аларның тирәдәге авылларны төзергә ярдәм иткәннекләре билгеле, иң беренче үзләреннән соң, 1788 елны Екатерина вторая указы белән, Кара узин (Болшая узен ) елгасының уң як ярына төзелгән Крепост узен һәм Орлов гай форпостыда Алтата халкы катнашы белән төзелә.

Тирәдәге татар авылларын төзүдәдә Алтата халкы катнаша,Алтаталар төзүчеләр булып дан ала.

Хәзер илнең чикләре еракта, авыл дәвләтнең уртасында, тик авылның корал тоталган ирләре барысыда сугышта, Ватан сугышында.

Арбаны тартып китергән хатын ,башка өйләрдәндә кечерәк булган бер өй каршына туктадыда, арбаның тәртәсен җиргә куйды, арба әрҗәсе талчыбыктан үргән, дүрт почмаклы тубал кебек, тирәннеге ярты терсәк чамасы, әрҗәдә ак кидер капчык, капчыктан йоннан бәләгән балалар башлыгы кигән кеше башы чыккан, сакал мыек баскан, сабый бала бите тике генә калган ир кеше бите, эчкә баткан күзләре ары бире йөремәсә, бу адәмнең тереме юкмы икәннеге билгесез булыр иде.

Хатын кеше, арбадан капчыкның авызыннан һәм бер почмагыннан тотып күтәреп алдыда, саман зәмәттә калдырган капка уемыннан, йортка керде, капчыкны бер кулы белән кочаклап кыскан килеш, тезе белән, өйнең ишеген ачып эчкә узды.

Өйдә бер бүлмә, дүрт адым озынныгы шул тике ук киңлеге, ишектән кергәч сул кулда зывытлы өч кашагалы* мич, зывытка терәлгән ике кеше сыярлык сәке, сәке ягалый агач өстәл.

Көн яктылыгы өйгә йорт ягыннан калдырган ике кечкенәгенә тәрәзәдән керә.

Хатын кеше капчыкны сәкегә җәйгән түшәк өстенә, саккына куйды да, капчыкны әкеренгенә сывырып алды.

Менә Абдылла килептә җиттек өйгә, ятып тор шонда, мин хәзер ашарга нәрсәдә хәстәрлим диеп, мич аралыгына кереп китте, артыннан Абдылланың ярый, ярый Айша дигән әкерен тавышы ишетелде.

Айшаның кичтән үк пешереп куйган балык шулпасы, казан капкачы өстендә, кечкенә генә, уенчык кебеккенә чуенда анык тора, карпы башыннан пешергән, аз гына тары ярмасы гына салган, бәрәңгесез шурпа, куерып тонык кесәлгә әверелгән, кагылган саен дерелдәп тора.

Айша агач кашык белән, чынаяк кәсәгә, берничә кашык кына состыда, Абдылла янына килеп мөндәрен өскәрәк Күтәреп, аны ярым утырган килеш мөндәргә терәде.

-Үзең ашый аласыңмы диеп сорады, тик Абдылланың ни әйткәнен көтеп тормады, кәсәдән алып кашык белән Абдыллага ашата башлады, өчме—дүртме кашык каптыргач, ярый бераздан тагын бирермен диеп, кәсәне өстәлгә куйды, Абдылла күзләре белән генә кәсәне озатып калды.

Айша аның ашыйсы килгәнен белсәдә, бердән күп бирергә куркты, мич алдына тәбәнәк урындыкка утырып уйга калды. Өстенә нинди зур йөкләмә алганныгын Айша хәзер генә аңгарып бетте.

Ә, бу эшкә ничек алынганлыгын, ничек кыюлыгы җитүен, нинди этәргеч язмышын кискен үзгәртергә мәҗбур итүен, барысын яңадан күз алдыннан үткәрде.

Айшаның ире Мохәммәт, фин сугышына киткәннән соң өйгә кайталмады, Фин сугышы беткәч аны каядыр Белорусиягә күчерделәр, яңадан дәвләт чикләрен төзергә тиеш булган батальен белән.

Ахтык хәбәрен иреннән Айша 1941 елның август аенда алган иде, бөген 1944 елның июнь ае күмү кәгазедә килмәде, хатыда юк, бармыдыр дөняда, юкмыдыр, бер алла белсен.

Ничек торырга бу кайгы- хасрәт тулган дөняда, Айшага шул сорау озын кышкы төннәрдә йокларга бирми.

Әлдә былтыргы кышка кадәр, икәү бер өйдә кызы белән бер бересенә киңәнеп авыр булсада яши иделәр, тик бәля ялгыз йөреми, үткән кышта кызы көтмәгәндә дөнядан китте, матуркае, Нәсимәсе вафат булды, кичен икәү бер түшәккә аналы кызлы яткан иделәр, төн уртасында нәрсәдер йөрәге сизеп Айша уянды, Нәсимә караңгыда кулын әнисенең беләгенә тигезеп, ишетелер—ишетелмәс әни диеп кенә әйттедә тынды, Айша тәрәзә төбеннән алып лампы кабызгач, кызына якынгына иелеп карады, Нәсимәнең сулышы туктаган.

Авылдагы фельшер йөрәк авруы булган диеп Айшага аңгартты.

Айшаның кайнанасы Гөлсабирә тәтәй, сабыр ит балам, нишлисең, бөтенебез алла кулында, гомере шулай гына булгандыр дисәдә, бу кайгыдан үзедә каралып чыкты, оло да кайдадыр, бердән бер онокасыда үлде.

Айша өчендә яшәү мәгнәсе югалды.

Авылда кайгы Айшада гына төгел, өй саен диярлек, авылда ир заты калмады, алаларда озаталар, алаларда озаталар, кире кайтучы юк, кайтканнар бик сирәк, я аяксыз, я кулсыз кай берләрен авыр хәлдә насилка белән китереп калдыралар, терелергә исәбе булмаса.

Ул көнне кайнанасы кичкорын кергән иде, ул хәл белергә, Карсак Үмәр хатны Мәрянга барган булган, энесен Абдылланы носилкы белән госпиталдан китереп калдырганнар, үпкәсе аша пул үткән, алты ай госпиталда яткан, аяк өскә бастыралмаганнар.

Мәрян апасының үзенең дүрт баласы, ашарларына чамалы, багалмас ул Абдылланы, багалсада терелүе шикле, чырае ям—яшел, күләгәсе генә калган диярсең.

Мин барып сораштым, Мохаммәт белән бергә фин сугышына киткән иделәр, сүлидә алмый, тавышы ишетелми, минут саен йөткерә, күрмәдем ди Мохәммәтне, 41-елдан бирле Ленингратта калган булган, блокадыга эләккән, бәхилләште минең белән, озак тормам инде ди.

Сиңа кызым Айша, Абдылла турында әйтәм, иреңнең дусты, Мохәммәтең кайтмас инде, кырык беренче елны ук төш күргән идем, көймәгә утырып кулын болгап күземнән югалды, сиңа гына сүләмәдем, алырга идең үзеңә Абдылланы, кәҗәләрең савыла, балык тотасың, Кыям Факиясеннән андыз алырсың, даруга, бәлки терелер, ир булыр үзеңә.

-Ә багып—багыпта терелмәсә, кешләр ни әйтер алып үтерде диеп?

-Кешләр баребер ни булсада әйтерләр, алар сүләп калырлар, ә син ирле булырсың. Бөгенгә ярты авыл тол хатын, ә сугыш беткинчек анаем һай—һай күпме вахыт үтәр, кем калыр, кем юк.

Син иртәгә, атна кич, барып сора Мәряннан Абдылланы, ул бирер, бирүен тик нәрсәдә итә бар күчтәнәчкә, балалары ач.

Кайнанасы сүзләреннән соң Айша төне буе йоклый алмады, бик катлаулы мәсәлә куйды шул дөня аның алдына.

Бер яктан гомере буена яңгыз калып, яңгыз салкын түшәктә, мөндәргә елый—елый калган көннәреңне үткәрегә, дөнядан киткәндә дә авызыңа су салучыда булмас, икенче яктан беркайчанда авылда булмаган хәлгә, кайнанасы димли, хатын кеше үзе барып, үзенә кияү сорап алсын ди, әлдә түшәккә яткан авру килеш.

Киләчәге икеле, аяк өстенә бастыралырмы юк мы, сауыксада әлдә билгесез, нинди ир булыр, я чыгарда китәр, мин сине яратмым диеп. Кызлар күп, ә Айша Абдылланың нинди чибәр егет икәннеген белә, кара бөдрә чәчле, кара күзле, Мохәммәтеннәндә, ике иллегә, буйга калкуырак иде, әлдә кыз чагында, Мәүлет бумасына көянтә белән суга барганда, Абдылларның өйләре яныннан үткәндә, Айшаның колагына ишетелә торган җыр,( Айша җаным калфагыңның) аның йөрәген еш—еш тибәргә мәҗбур итә иде, ул җыр кем өчен җырланганын белгән Айша, кияүгә Абдылла сораса барган булыр иде, тик яучы Мохәммәттән килде, әтисе кызым алучы барда чыгып кал, синнән башка тагы ике сеңелеңне кияүгә бирәсе бар диеп, Мохәмәткә ярәште, ә бөдрә чәчле, күркәм Абдылла, кияүнең дусты булыпкына өйгә керде.

Тик кайнанасы сүләгәнчә, бөгенгегә, Абдылладан шәүләсегенә калган.

Айша таң алдында гына йокыга китте, бер сәгат йоклагандырмы, әтисенең тавышы йокыдан уятты, тор кызым, эшкә барырга вахыт. Айша әтисе янында колхозның яшелчә бакчасында эшли, Мотыгулла бабай бакчачы, авыл халкы кышын ачмы, тукмы булуы, бабайның уңыш ала белүеннән тора, бабайга ихтирам зур.

Айша әтисенә, кайнанасы сүләгән сүзләрне җиткерде, аның тәкдимен кул күргәнен әйтте, бабай сакалын учына бер ике тапкыр җыеп ебәргәннән соң, йә кара кызым, үз ихтиярың, миннән ни тора, мин булышам, мондый хәлдә оялып тору кирәкми. Мин барган идем хәлен белергә, алып бак, бәлки уңайланыр, тик үдән кул арбасы алып бар, башкача аны китерәлмисең, теге зур киндер капчыкныда ала бар, капчыкка салып өйдән чыгарысың, анда сиңа булышучы булмас. Мәрян үзедә чаккына йөри, балалары берсеннән—берсе кечкенә.

Айша үдә эшләрен бетергәч, аның өеннән, ике тыкырык аша торган, Абдылланың апасы Мәрям апаның өенә кул арбасы тартып алып китте, арбада капчыкка тыккан, бер зур, сыртыннан ярып, Узин тозы**белән тозлаган, сүрктергән карпы, сүрктергән килештә 6—7 кадак авырлыгы чамасы булыр.

Ара әлә ни ерак булмаганга, тиз барып җитте, урамда беркемнедә очыратмаганына киңәнеп, Мәрям апаның йортына арбаны тәртәсеннән тартып килгән килеш кертте, ишек турысына туктады да, капчык белән балыкны алып өйгә керде, ишекне ачып керүгә, битенә күптән җилләтмәгән, һавасы тир исе белән аңкыган, өй исе килеп бәрелде, өйдә ярым караңгы, өч тәрәзәнең берсеннән генә, көн яктысы керә, икесе чуар пәрдәләр белән япкан.

Өйдә бер бүлмә, сәке тәрәзләр төбе белән тигез ясалган, шул ябылмаган тәрәз ягалый, кашма өстендә, солдат шинеле белән ябынган кеше ята, бу Абдылла булганныгын Айша аңнады, тик аны танырлык төгел.

Мәрян апа сәке читенә утырган, нәрсәдер ашарга хәстәрли, балалар өйдә юк, Айша килеп кергәч, Мәрян апа башын күтәреп каршы саулыклашты да, эшен дәвам итте.

Айша ничек сүз башларга диеп, бераз хафаланып алсада, баребер аның өчен беркемдә йомышын йомышламаганын апңгара торып, Мәрян апага эндәште.

-Мәрян апа, энегез Абдылла, сугыштан кайткан диеп иштем, кереп хәлен белергә булдым, хәле ничегерәк, торып йөриме, әлә түшәктә ятамы?

-Утыр балам Айша, утыр, сәке читенә, кайтканы шатлык булсада, саулыгы юк, хәле начар, түшәктән торалмас ахыры, нәрсәдә тәмле зат каста кешегә каптырыр идем дә, юк, тирә күрше керә, аз булсада ары бире китерәләр, шуның белән торабыз.

Дарулар госпиталныкылар калдырып киткән иделәр, кичә бетте пилюннары, нәрсә эшләргәдә белмимен, телә нишлә.

-Мин, Мәрян апа, сезгә Абдылланы миңа бирмәссезме диеп килгән идем, минем иремнең дусты, сугышка тике берче ирем белән безгә килә иде, сезнең үзегезнең балаларыгыз өстенә, Абдылла энегездә авру килеш, сезгәдә җиңелерәк булыр, миңада көңел өстемә якшырак булыр, мин дә кемгәдә ярдәм итәләм дигә уйдан.

Ә савыккач, алла кушса, багарбыз, бәлки өйләнешербез.

-Никах укымыйча Айша, бер өйдә ир белән хатынга торырга ярамый, аның гоняхы зур, шул вахыт, әкерен генә булсада Абдылланың тавышы ишетелде.

-Апам, нинди никах, ясын укымагайлары, ала икән мине Айша, теләсә кем итеп алсын, мин рыза, синең балаларыңның кисәген ашап торам.

Шул вахыт Айша капчыктан балыкны чыгарып, сәке өстенә куйды.

-Мәрян апа, вата күчтәнәч китерә килдем, балаларга, тәм итәрләр, үзем тозлаган идем.

Балыкны күргәч, Мәрян апаның күзләреннән, сирәк кенә яш тамчылары тәгәрәп китте, ал балам, ал көңелең ятса, әйдә икәү шул капчыкка утыртыекта үзен, саккына, аяк кулын сындыра күрмәсен, арбаңа салда алып кит.

Абдылланың аякларын капчыкка турыладылар да, капчыкның авызын муйнына тике күтәрделәр, капчыктан башы гына чыгып калды, каяндыр ястык астыннан, апасы балалар башлыгы чыгарды да энесенең башына кигезде.

Айша сәке читеннән, яңгызы, Абдылланы күтәреп алып чыкты, Абдылла нәрсәдер әйтмәкче булган иде дә, апасы тышкы ишекне артларыннан ябып, йортка чыктыда, шинилең калсын, кирәксә көзен алырсың дигәч, сүз чыгармады.

Авыл урамыннан көпчәкләр шыгырдавы астында, Айшаның үгә тике җитүе, көңелендә сырат күпере аша үтүенә тиң булып тоелды, тик ул үзенең эшләгән эшеннән оялмыйда, үкенмидә, бу тормош куйган киртәләрне, кеше көңеле сындырырлык, кайгы, хәсрәтне, җиңәргә ярдәм итүче, күкрәгендә яшәвече өмет, киләчәккә өмет, аны әйдәп барды.

Көн артыннан, көн үте, башта бик беленмәсәдә, көзгә таба Абдылланың хәле уңайлана башлады, торып йөрергә тотынды, башта өй ечендә генә йөресә, беренче кыраулар төшкәч, тышкада чыга башлады.

Нәрсә үзенә терелергә ярдәм иткәндер? туры гына әйтеп булмый, татар әйтмешли касталанырга бер сәбәп җитсә, савыгырга мең сәбәп кирәк.

Шулайда иң төп сәбәп, кайчандыр күзе төшеп яраткан кыз Айша, анарга булган мәхәббәтен көңелендә саклап кала алган һәм бер нигәдә карамыйча, гайбәттән- нидән куркмыйча, Абдылланың авыр хәлендә, анарга ярдәм кулын сузарга кыюлыгы җиткәннеге диеп әйтергә була.

Гайбәт дигәннән, Абдылла урамга чыга башлагач, аның иске күршесе булган Муся кызы Мөкәрәмә, үтәдә сылу, чибәр кыз, трофей алман күлмәкләрен киеп, кевәзләнеп, Абдылланың хәлен белергә килгәләсәдә саумы—саубулдан артыкка ирешәлмәде, Абдылланың ихтибарын җәлеп итәргә тырышуы бушка булды, шунарга ачуланып, хатын—кыз арасында, хатын—кызга багынмый дигән имеш—мимешләр таратып карасада, сүз озакка бармады.

Пукрау алдыннан Крупач мулланы өйләренә чакырып, кечкенә генә мәҗелес үткәрделәр. Сугыш вахыты булганныгын искә алсак,ил эчендә ипигәдә кытлык булганга, чагыштырмача табын бик мул диеп әйтеп булыр иде.

Кыздырган балык, кызыл эремчек, мөшке бөгмәсе,*** өстәлнең күрке булып бодайдан курдюк мае турап пешергән күҗә, һәр бөртеге аерым—аерым торган, май шурпасы сеңдереп, борчак тике булган, туклык исе аңкып торган, рызык, аны хәзерләүдә Абдылла үзедә катнашканныгын, Айша кунакларга кабат—кабат сөйләде.

-Мин тимәдемдә, бар эшне үзе башкарды, бодайны ебетте, киледә кисап белән бодайның кабыгын сыерды, үзе киптерде дә өсерде дә, мин тик пешердем генә. Абдылланың Мәрян, апасы энесенең тормошы уңайлануга шатланып.

-Ярый—ярый балам сауыккан бик яхшы, тату гына шулай торогыз, -әйе кодаги бер бересен яратышып тыныч кына тормош итсеннәр диеп, Айшаның әнисе, Мәмдюха тәтәй кодагисының сузен йопләде.

Мулла никахны тиешле итеп башкарды, Айшаны тырышлыгы өчен мактады, табындагы рызыктан авыз итеп, башка кунаклардан алдарак чыгып китте.

Туганнарда озак тормадылар, ике яшне калдырып киттеләр.

Икәү булгач кара көздә, салкын кышта, андый озак сузылмый, ялгыз кешенеке кебек көңел боекмый.

Абдылла колхозга эшкә чыгарга көче җитмәсәдә, өйдәге барлык эшне үз өстенә алды, Айшага җиңелерәк булды.

Айша анардан сиңа авыр төгелме диеп сорасада, юк Айша җаным, миңа синең яныңда, бик җиңел, бик рәхәт.

Озын кышкы төннәрдә, Абдылла атасы Алюкның һөнәрен исенә төшереп, авылда иң якшы балта остасы булган, Курмай Әкрамыннан вахытлыча махсус пычаклар, башка агач белән эшли торган кораллар алып, думбыра ясарга кереште, кайчандыр бала чакта атасы әрли—әрли өйрәтергә тырышсада, атасының шөгелен дәвам итмәде, күрәсең көңеле тартмаган булгандыр, ә менә хәзер, беркемдә кушмый, беркемдә соралмый, куллары үзләре онотыла язган һөнәрне, искә төшергәндәй, думбыра ясыйлар, атасы яденә сеңдереп калдырган белем, бер кайдада китмәгән.

Думбыра тулы дүрт карыш озынныгында, озаеп тама торган тамчы килбәтендә, унтугыз киртләчле, ике кыллы уен коралы, кылларын атасы ике яшлек кәҗә тәкәсенең эчәгеннән ясый иде,ул да эчәк кулланырга булды.

Думбыра ясау озакка сузылды, аны Абдылла тик май бәйрәменә генә ясап бетерде, уйнап карарга өлгермәде, кындек әбисен чакырырга туры килде, әби үз эшенең остазы булганга, Айша бик җиңел котолды, мич янындагы сәкедә, кыз бала тапты. 9- майда бәбәй чәе үткәргәндә, Айшаның сеңеле Зәйнәп, сугыш беткәнен килеп әйтте, җиңү турындагы хәбәр барысының көңеленәдә хуш килде, ил шатланды, ил белән авыл шатланды.

Абдылла белән Айшага икели бәйрәм, илгә килгән шатлык белән бергә, аларның үз шатлыкларыда көңел тутыра, бишектә яткан, аларның мәхәббәт җимешләре булган кызлары, Алия, яшәү коченең тантанасы.

Бәбәй чәенә җыелган тирә—күрше, ыру—кардәш, Абдылладан йә бу хәл сезгә шатлык, шатлык өстенә шатлык.

Уйнап җибәр думбыраңда диеп соралуларына каршы төшмәде, зывытка терәлеп, сәкегә утырдыда, яңадан көч кайткан бармаклары белән, кылларны башта әкерен генә, ашыкмыйча тибрәтеп җибәрде, аннары уйнавының тирмасын ешайта—ешайта, кыллар тибрәнгәннән чыккан тавышны баскычтан—баскычка күчергән кебек, моңы өйдә эленеп, калып, бер кая китмичә, тавышы бер ерагаеп, бер якынаеп ишетелгән кебек тоелды, думбырадан чыккан тавышка, өй эче тыгыз булып, бүлмә эчендә гайнап, йөзләгән ат табунының далада ургылып чапкан тояк тавышлары, ялларында җил сызгыруы, ул җил үтешли кырда усеп короган курайда уйнап китүе, кемнеңдер бик еракта җырлаганы, әлә елаганы Абдылланың думбырада уйнаган көендә ишетелде.

Тавышы китә, моңы кала ди халык. Абдылла уйнап туктагач, бер талай бер кемдә дәшмәде, мәҗлес халкы тын калды, һәр бересе үзенең кайгысын, шатлыгын көңелендә барлады.

Чынында бу думбырада уйналган көй, Абдылланы улемнән алып калган татар хатынының оло көңеленә, баш ию яшәргә өмет биргән мәхәббәтен зурлавы, чын көңеленнән рәхмәт белдерүенең таныклыгы.

Искәрмә[үзгәртү]

Кашагалы* -коелары астан өскә түгел, уңнан суңга салынган мич.

Узин тозы'**- ачы тоз, Самар—камыш күлләрендә җитештерелә.

Бөгмә***- читләре кушмаган пилмән.