Абзар ясаучы төлке

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Абзар ясаучы төлке

(Татар халык әкияте)


Арслан тавыклар үрчетергә яраткан һәм бер заман шуңа керешкән. Шулай булса да, тавыклары аз үрчегән. Гаҗәп тә түгел, аның өчен аларга бик иркен булган, кайсы кая йөргән, кайсын урлаганнар, кайсы югалган. Арслан бу зыяннардан котылыр өчен абзар ясатырга уйлаган. Бик олы итеп абзар ясаткан ул. Ашамак, эчмәк урыннары үз алдына булып, кунаклар өчен дә, йөрер өчен дә уңай булган. Шулай булса да һаман тавыклары артмаган.

Бер заман Арсланга Төлке бик оста абзар ясый дип килеп әйткәннәр. Арслан, шул хәбәрне ишетеп, Төлкене чакыртып әйткән: «Шулай дип ишеттем, мөмкин булса, рәхим итеп ясап бирсәгез лә». Төлке, баш өсте дип, Арслан сүзен кабул итеп, җан-фәрманга абзар ясарга тотынган һәм тиз генә вакыт эчендә абзарны тәмамлаган да.

Абзарны караганнар. Коймаклары биек булып, ашамак, эчмәк урыннары әзер булып, йоклый торган урыннары башка булып, йомырка сала торган урыны үзалдына булып, һич зыян килмәслек итеп ясалган. Арслан абзарны яхшы күреп Төлкегә күп бүләкләр биргән. Шулай булса да, һәр көн бер тавык югала торган булган. Бу эшкә хәйран калып, Арслан каравыл куйган. Каравыл куйса, шул ук абзар ясаган Төлке тотылган: баксаң, тавыкларны шул урлый икән. Ул, абзар ясаганда, һичкем белмәслек итеп, үзе керерлек кенә тишек калдырып ясаган була.