«Читтәге бик күп өяздә...»

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Габдулла Тукай

Тулы исеме Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист
Сайт Тукай сайты

Читтәге бик күп өяздә, күр, авыллар яктыра,

Пар, тату йолдыз кеби, школ белән мәктәп тора.


Бу ике дуст, берсенә чөнки аларның берсе тиң,

Бертигез Тәгълимнәре дә: берсе — дөнья, берсе — дин.


Ва әсәф! Ачлык вә коллыктан бүтән һич бездә юк.

Шул гажәп: ник бу егерменче гасырда йөз дә юк!

Аңлатмалар[үзгәртү]

Тәгълим — өйрәтү, укыту.

Ва ясаф! — Ни үкенеч!